Озак еллар эчендә беренче тапкыр “Алексеевскводоканал” ААҖ кулланылган электр энергиясенә түләү буенча “Татэнергосбыт”АҖ алдындагы барлык йөкләмәләрен үтәде, һәм бу елның 30 сентябренә бер тиен дә бурычы юк.
Рәхмәт хатында әйтелгәнчә, “Татэнергосбыт”АҖ җитәкчелеге район башлыгы Сергей Анатольевич Демидовның озак еллар хәл ителмәслек булып тоелган мәсьәләне үтәүгә конструктив якын килүен югары бәяләде һәм уртак мөнәсәбәтләрнең барлык өлкәләрендә алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итәчәкләренә ышана.