Кадастр палатасы хәбәр итә

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның августында 342-ФЗ  санлы федераль закон үз көченә керде, ул магистраль торбаларга кадәрге зона,  территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган зоналар буларак, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелергә тиеш, дип билгеләнде. Элегрәк андый зоналар  махсус законнар һәм законнар тарафыннан чыгарылучы норматив-хокукый актлар  тарафыннан көйләнде. Ләкин закон РФның Җир кодексына яңа бүлек кертте, анда территорияләрне файдалануның аерым шартлары булган зоналарны, аларның исемлеген билгеләү, максатлары беркетелде, үзгәртү яки яшәешен  туктатуның гомуми тәртибе билгеләнде.
Ләкин законнардагы әһәмиятле яңалыклар магистраль үткәргеч торбаларга кадәрге минималь рөхсәт ителә торган зона мәҗбүри төстә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелергә тиешлеге турындагы нигезләмәгә кагыла. Ә бу хуҗалык эшчәнлеген чикләү яки  төзелешне алып баруның мөмкин булмавы ачык һәм бөтен кеше күрерлек булачак, дигән сүз.

   Минималь рөхсәт ителә торган зона нефтьүткәргечләр, торба үткәргечләр һәм төзелешләрнең ничә метр бүленергә тиешлеген билгели. Закон торба үткәргечләргә кадәрге  минималь рөхсәт ителә торган араны билгеләячәк нигезләмәләр эшләүне күздә  тота. Аларны раслауга кадәр күчү чоры куелган. 2019 елның 1 сентябренә кадәр магистраль торбаүткәргечтән биналарга һәм корылмаларга кадәр минималь рөхсәт ителә торган аралар чиген расланган график тасвирламалары һәм әлеге чикләр координатлары нигезендә күчемсез милек реестрына кертергә мөмкин. Күчеш чоры тәмамланганнан соң территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган зона билгеләү турындагы карар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен нигез булып тора. Шуның белән бергә күчеш чорына кертелгән зоналар ул тәмамланганнан соң яңада, ләкин гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә кертелергә тиешләр.

Татарстан Республикасы буенча

 кадастр палатасының

матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International