Өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының 26 нчы утырышы булды.

2018 елның 14 сентябре, җомга

 Алексеевск районында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының 26 нчы утырышы булды. Эш көне тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:

  1. Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең отставкага китүе турында;

 2. Алексеевск муниципаль районы  башлыгын сайлау турында;

3. Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында.

 4. Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында.

 Утырыш эшендә Татарстан Республикасы  Президенты Аппараты җитәкчесе – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Мәхмүт улы Гарипов катнашты.

Муниципаль район Советы адресына Демидов Сергей  Анатольевичтан Алексеевск шәһәр җирлеге депутаты итеп сайлануы сәбәпле муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан азат итүне сорап гариза килде. Депутатлар бу карарны бертавыштан хупладылар.

Аннары “Алексеевск муниципаль районы башлыгын сайлау турында”гы мәсьәлә каралды. Район Советы депутаты, әгәр аны яклап район Советы депутатларының билгеләнгән санының яртысыннан артыгы тавыш бирсә, район башлыгы, Совет рәисе итеп сайланган дип санала.

 Депутатлар тавыш бирүгә керештеләр.

Яшерен тавыш бирү барышында абсолют күпчелек тавыш белән Алексеевск муниципаль районы башлыгы итеп Сергей Анатольевич Демидов сайланды.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International