Хокук ярдәме күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында 20 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы буенча Россия суд приставларының Федераль хезмәте идарәсе белән берлектә халык өчен суд карарларының үтәлеш мәсьәләләре буенча телефон “кайнар линия”се үткәрә.
Консультация вакыты – иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр.
“Кайнар линия” телефоны: (843) 236-00-71.