“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе

2018 елның 17 августы, җомга

Менә инде 11 ел дәвамында  “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика акциясе кысаларында район хакимияте, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары сатып алуда ярдәм итәләр.  

17 августта Алексеевск район мәдәният йортында балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм чарасы оештырылды, анда 83 булачак 1 нче сыйныф баласы ранецлар һәм канцелярия товарлары алды. Алда торган 1 сентябрь хөрмәтенә котлау сүзләре белән акциядә катнашучы мәртәбәле кунаклар һәм хәйриячеләр чыгыш ясады. Балаларны яңа уку елы башлану белән беренче булып Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Демидов Сергей Анатольевич котлады. Сергей Анатольевич  булачак беренче сыйныф балаларына - яхшы укуларын һәм укудан тәм табуларын, ә ата-аналарга сәламәтлек, сабырлык, балаларының яхшы укулары белән сөендерүләрен теләде. Шуннан соң  котлау сүзе белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Волостнова Ирина Николаевна чыкты.  Быел Хәйруллин фонды  нәни алексеевскилылар өчен 44 ранец сатып алды. Татарстан Республикасы Дәүләт Совета депутаты Фоат Вәли улы Вәлиев - 50 мең сумлык, «Алексеевск керамикасы» ААҖ генераль директоры Кәбиров Рәмис Рәис улы - 50 мең сумлык, «Инженерлык челтәрләре» ААҖ 30 мең сумлык һәм акциядә башка катнашучылар  барлыгы 250 000 мең сумлыктан күбрәк  ярдәм күрсәттеләр.

 Мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзакларны рәсми рәвештә тапшырганнан соң районның иҗат коллективлары кунакларны җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр. Алып баручылар балалар белән кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрделәр. Тантаналы чара тәмамланганнан соң һәр бала тәм-томнар салынган пакет алды.

Ярдәмгә мохтаҗ балаларның исемлеген узган уку елы азагында ук төзи башладылар. Элеккечә үк, оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр  ранецлар һәм канцелярия товарлары белән генә чикләнеп калмыйча, гаиләләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, мәктәп формасы, спорт һәм аяк киемнәре сатып алу буенча адреслы ярдәм дә күрсәтергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International