Рух һәм тән саулыгын тикшерү

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында спорт бәйрәме булып узды/

–  Масловкага Казан, Чистай,  Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары  балалары килде.

 29 июльдән 4 августка кадәр малайлар һәм кызлар альпинизм, туризмның башлангыч мәгълүматларын, урында ориентлашырга, урманда, зыян күрүчене бер урыннан икенче урынга күчереп, беренче медицина  ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр, дип сөйли иерей Семен Махортов.

  Программага шулай ук пневмавтик коралдан ату, лазертаг, автомобиль йөрү, “Күңелле стартлар” исемле спорт-команда ярышлары керде.

 Походның кадагы каршылыклар полосасы булды, монда һәр катнашучы  үзенең чыдамлыгын, ныклыгын, кыюлыгын һәм тәвәккәллеген күрсәтте. 

Аннары Алексеевскиның Чиркәү мәйданында балаларның һава-десант гаскәрләренә багышланган күрсәтмә чыгышлары булып узды. Поход азагында барлык фәннәр буенча команда ярышларына йомгаклар ясалды. Иң яхшылар бүләкләнде. Һәркем үзен күрсәтеп, үзенең рухын һәм тәнен ныгыту өчен кирәкле күнегүләр алып, җиңүче булды/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International