Пенсияләр яңадан исәпләнде

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

 

Россия Пенсия фондының Алексеевск районындагы идарәсе 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләде, , шуның нәтиҗәсендә августтан  әлеге категориядәге пенсионерларның пенсияләре артачак.

 Яңадан исәпләүне Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе үткәрде һәм ул 2017 елда  алар өчен иминият кертемнәре түләнгән картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы барлык пенсионерларга кагыла.

 Традицион индексациядән аермалы буларак (бу вакытта пенсияләр күләме билгеле бер процентка арта), пенсия яңадан исәпләнә һәм ул пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле.  Яңадан  исәпләү  нәтиҗәсендә иң күп арту  2017 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия баллы белән чикләнгән һәм оператив мәгълүматлар буенча уртача 170,14 сум тәшкил итә. Иминият пенсияләрен яңадан исәпләүгә  2018 елда төбәк Пенсия фонды бюджетында 49 млн. сумнан  артык акча каралган.

 2017 елның августында Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 2016 елда эшләгән 316,4 мең пенсионерның пенсиясен яңадан исәпләде. Оператив мәгълүматлар буенча яңадан исәпләү аркасында арткан акчаның уртача күләме 137,80 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International