Левашево авылы кешесенә – 90 яшь

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

2018 елның 10 февралендә Левашево авылы җирлеге башлыгы Светлана Демидова 90 яше тулу уңаеннан хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Хараева Надежда Степановнага Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин hәм хакимият башлыгы В.К.Козонков исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырды. 
Хараева Надежда Степановна Алексеевск районының Левашево авылында туып-үсә. Әтисе 1942 елда фронтта һәлак була. Сугыш вакытында Надежданы Васильево вертолет заводына фрезеровщик итеп эшкә җибәрәләр. Сугыш азагында ул яңадан туган якларына кайта, анда төрле эшләрдә эшли. 1954 елда кияүгә чыгып, кыз бала табып устерә. “Левашево” совхозында дуңгыз караучы булып эшләп, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Надежда Степановнаның ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International