Район үзәгенең икенче мәктәбе укучылары каникуллар алдыннан кошларга яңа ел бүләге ясадылар.
20 декабрьдә 1 а һәм б сыйныф укучылары, шулай ук 9а сыйныф малайлары мәктәп паркында улаклар элделәр. Акция ел саен үткәрелә торган “Кошларны кыш көне ашатыгыз!” акциясе кысаларында узды.
Балалар улакларны ата-аналары белән ясадылар. Улаклар матур килеп чыкты, ә кошлар тук булып калдылар.